Берна́рдо Ло́пес Пике́р (испан телендә: Bernardo López Piquer; 20 августа 1799/1800 елның 20 августы, Валенсия — 1874 елның 1 августы, Мадрид) — испан рәссам-портретисты. Тормышы һәм иҗаты Рәссамнар гаиләсендә туган. Бернардоның әтисе Висенте Лопес Порталья рәссам-портретист булган. Бернардоның ир туганы Луис шулай ук живописец булган. Соңыннан бөтен өчесе дә Ориуэль соборын бизәү өстендә эшләгәннәр. 1825 елда ике ир туган Бернардо һәм Луис Мадридта де Сан-Фернанд нәфис сәнгатьләр Академиясенә керә. Укуын тәмамлаганнан соң Бернардо әтисе ярдәме белән король сарай яны янында портретист урынын таба. Висенте Лопес Порталья живопись стиленә охшатып ясап күбесенчә пастель белән эшләгән. 1844 елда рәссам нәфис сәнгать Академиясе бүлегенең мөдире постын били, 1845 елдан 1874 елда үлеменә кадәр анда живопись секциясенең президенты булган. 1843 елда королева Изабелла II-нең сарай яны рәссамы була. 1858 елның 17 февралендә остага «Беренче рәссам» ("Primer Pintor") титулы бирелгән булган, ул аннан бары тик 1868 ел инкыйлабыннан соң гына, сарай яны рәссамы вазыйфасын да югалткач мәхрүм булган. Сайланган эшләр Королева-ана Мария-Изабелла Браганлы портреты Королева Изабелла II портреты Висенте Лопес портреты Изге Паскуале причастиесе Генерал дон Мануэль Фернандес Верел портреты
Галерея
Өстәмәләр
*Работы Б. Лопеса Пикера на ArtNet Искәрмәләр
Төркем:Рәссамнар