Пәрви́з Шәһрияри́ (фарсы телендә: پرویز شهریاری) ; (1926 елның 23 ноябре, Кирман — 2012 елның 11 мае, Тәһран) — атәшпәрәст килеп чыгышлы Иран математигы, тәрҗемәче, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. Шәһрияри Иранда фәнни эчтәлекле чит ил китаплары тәрҗемәчесе һәм математика дәреслекләре авторы буларак киң мәшһүр.
Тәрҗемәи хәле Кирман шәһәрендә атәшпәрәст гаиләдә туган. Белемен Тәһран университетында алган. Яшь вакытында Әхмәд Кесрави фикерләре белән мавыккан. Туде коммунистик фиркасенә кушылган оппозицион сәяси карашлар тарафдары буларак күп мәртәбә арестланган булган. Төрмәдә булганда рус телен өйрәнгән. Соңгы вакытта инде исламист хөкүмәт тарафыннан арестланган булган, арест астында 18 ай уздырган һәм пенсиядән мәхрүм ителгән булган. Фәнне популярлаштыруга кертеме өчен күп бүләк алган. Мөгаллим эшчәнлеге вакытында күп мәшһүр галим әзерләгән. Пәрвиз Шәһрияри укучылары арасында НАСА-ның мәртәбәле хезмәткәре Фируз Надери.
Сылтамалар Биография
Төркем:Математиклар