«Ингушетия», , Исеме халык (ингушлар — Ангушт авылы) исеменнән һәм грузин суффиксы -етидан барлыкка килә һәм «ингушлар торган җир» дип тәрҗемә ителә — Ингушетия Республикасының дәүләт халык биюе ансамбле. Чит илләрдә (Италия) һәм Россиядә (Сембер, Сочи) узган бәйгеләр лауреаты.

Сәнгать җитәкчесе — Руслан Гадаборшев, Ингушетия Республикасының һәм Чечен Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ИР халык артисты. Директор — Магомед-Башир Досхоев, Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тарих

1993 елның 19 маенда оештырыла. 1996-2001 елларда сәнгать җитәкчесе — Дикалу Музакаев, РФ халык артисты (2004). 2001 елдан Исса Гадаборшев.

Чыгышлары Ирак (Вавилон, 1995-1996), Исраил (1997), Польша (2000), Төркия (2000), Италия (2001), Франция (2007), Алмания (2012), Бельгия (2012), Казакъстан (2012), Мәскәү (2012). 2011, октябрь «Россия төбәкләре марафоны»нда («оpen-air») (Сочи) катнаша. ХХII кышкы Олимпия уеннарының (Сочи, 2014) мәдәният программасында чыгыш ясый.

Репертуар Кавказ фольклоры, тау халкының, бигрәк тә ингуш халкының, фольклор музыкасы һәм хореографиясе. Тауларда таң ату (Рассвет в горах) Чишмә буенда очрашу (Встреча у родника) Кызлар биюе (Девичий танец) Казбек биюе (Казбекский танец) Азәрбайҗан биюе (Азербайджанский танец) Тау халкы биюе (Горский танец) Нийсархой Ингушетиям минем (Ингушетия моя) Ингуш парлы биюе (Ингушский парный танец) Кавказ карнавалы (Карнавал Кавказа) — «Перхули» (грузин биюе); «Ганн-даган» (аҗар биюе); «Картули» (грузин биюе); «Шолохо», «Кочари» (әрмән биюе); Хевсур биюе; абхаз биюе; «Къафэ» (кабарда биюе); «Хонга-кафт» (осетин биюе); чечен биюе; ингуш биюе Дагстан биюе (Дагестанский танец) Ингуш бәйрәм биюе (Ингушский праздничный) Тер биюе (Терский танец) Доулчылар чыгышы (Номер доулистов) Тушоли күренеше (Композиция «Тушоли») Нартлар (Нарты) Аучылар (Охотники)

Бүләкләре 2000 халыкара бию бәйгесе (Закопане, Польша) — «стильләштерелгән хореография» номинациясендә I урын. 2001 халыкара фестиваль (Арагона, Сицилия, Италия) — кубок. 2008 «Бердәмлек көйләре» (Мелодии единства) фестивале (Сембер) — «хореография» номинациясендә җиңүче. 2009 V халыкара хореография коллективлары һәм биюче парларның Инал Кварчия исемендәге бәйгесе (Сочи) – I урын. «Бөтенрусия милли мәдәният фестивале» (Петербургның 300 еллыгы кысаларында) — ансамбльнең доулчылар төркеме җиңүче була.

Кызыклы факт 2013 XXVII җәйге Универсиада (Казан) мәдәният программасында катнаша. 2014 елның 9 — 11 октябрендә «Татарстанда Ингушетия Республикасы мәдәнияте көннәре» «Ислам порталы»нда кысаларында Казанда Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясый.

Сылтамалар Ансамбльнең рәсми сайты

Моны да карагыз Ансамбль презентациясе (видео)

Искәрмәләр

Төркем:Ансамбльләр Төркем:Россиянең халык биюләре ансамбльләре Төркем:Ингушетия Төркем:Сәнгать коллективлары Төркем:Бию төркемнәре