Садриев— татарча фамилия. Гарәп теленнән кергән «Садри» / «Садретдин» («түр», «хөрмәтле урын») исеменнән ясалган.
Татарча Википедиядә әлеге сүзне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Данил Садриев (2003), трамплиннан сикерүче. Камил Садриев (04.01.1954), ТР Дәүләт шурасы депутаты (2014). Раил Садриев (14.10.1966), Буа дәүләт татар театры директоры, ТР атказанган артисты (2008). Самат Садриев (1920—1988), Советлар Берлеге Каһарманы (1944). Фоат Садриев (10.03.1941), язучы, Тукай (2010) һәм С. Сөләйманова (2006) премияләре иясе. Габделхаликъ Садриев (Халикъ Садрый) (1889—1955), язучы.
Садриева Зәйнәп Садриева (1914-1991), драма артисты, Үзбәкстан ССР халык артисты (1952), Үзбәкстан ССР дәүләт премиясе (1987) иясе. Лилия Садриева (1962) шагыйрә, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2012).
Төркем:Фамилияләр