Арча педагогика көллияте, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, — 1920 елдан Казан губернасы Арча кантоны (1920 елның 27 маеннан Татарстан АССР, 1990 елның 30 августыннан Татарстан) Арча шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт белем бирү оешмасы. Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2007). Көллият директоры — Гөлнара Гарипова.

Тарих

1920 елда Казан өязе Арча кантонының рус һәм татар мәктәпләре өчен яңа төр совет мөгаллимнәре әзерләү максатында Иске Йорт авылы мөгаллиме Якупов башлангычы белән тизләтелгән (2-3 айлык) педагогик курслар ачыла. 1930 елның 24 июнендә әлеге курслар җирлегендә ТАССР мәгариф халык комиссариаты күрсәтмәсе нигезендә Арча агропедагогия техникумы ачыла. Уку йортына 7 сыйныф белемле яшьләрне алалар. 1937 елда техникум педагогия училищесы итеп үзгәртелә. Башлангыч сыйныф укытучылары һәм өлкән пионер әзерләү буенча махсуслаша. 1946 елның 26 26 февралендә ТАССР һәм РКП (б) Татарстан өлкә комитетының бердәм 117 нче санлы карары нигезендә уку йортына татар халык шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелә. 1967 елдан педагог-оештыручылар, балалар оешмалары әйдәманнары һәм балаларның буш вакытын оештыручылар әзерләү буенча өстәмә белем дә бирелә. 1992 елдан Арча педагогия көллиятеПриказ Министерства образования Российской Федерации от 07.06.1995 N 295. 2014 елның гыйнварыннан Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге статусы бирелә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы № 265/14 27.01.2014.

2011 елда «Иман» продюсерлык үзәге көллият тарихына багышланган «Ягымлы кычыткан» () фильмы төшергән (реж. Николай Морозов)Татар-информ, 30.03.2011.

Белгечлекләр Башлангыч сыйныфларда укыту Мәктәпкәчә тәрбия Физик тәрбия Музыка белеме Компьютер системаларында программалаштыру

Кызыклы факт

Көллияттә дөньяда уникаль булган дәүләт «Әлифба» музее ачылган. Музей Бөтенроссия музейлар ресстрына кертелгән. Төп экспозициядә — 37 мәртәбә нәшер ителгән татар «Әлифба»сы һәм аны төзүчеләр Сәләй Вәгыйзов, Рәмзия Вәлитова турында мәгълүмат. Музейда 200 дән артык төрле милләт әлифбалары үрнәкләре җыелган Әлифба музее.

Шәхесләр Директорлар 1920-???? — ... ????-???? — ... 1981-2002 — Илдус Сәгъдиев 2002-2013 — Наил Габдрахманов 2013- — Гөлнара Гарипова

Укытучылар Укуханәдә рус теле һәм чуаш теле укытучысы булып чуаш язучысы Ефрем Еллиев (1907-1942) эшләгән.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1920 1932-01 Хәсәнгата Габәши 1863-01-11 Кече Солабаш Гаффария мәдрәсәсе казыйязучыпедагогтарихчы Khasan-Gata Gabashi 1936-08-07 Хәлим Искәндәрев 1888 Арслан «Рәсүлия» мәдрәсәсе«Галия» мәдрәсәсе 1958 1937 No/unknown value Сәләй Вәгыйзов 1908-10-24 Байтуган (Камышлы районы) укытучы Saley Vagizov 2005-10-05 1937 1969 Рәмзия Вәлитова 1914-03-29 Стәрлетамак Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты укытучы 2002-10-22 1961 1990 Хөсәен Хәйруллин 1930 Кече Тормы тарих укытучысы 1963 2002 Илдус Сәгъдиев 1936-12-25 Ямашурминское сельское поселение Арча педагогика көллиятеТатар дәүләт гуманитар-педагогика университеты математика укытучысы

Тәмамлаучылар

Нигез салынганнан бирле, уку йорты 16 меңнән артык башлангыч сыйныфлар укытучысы әзерләп чыгарган. Олег Исаев — очучы, майор, РФ каһарманы (вафатыннан соң). Лотфулла Мусин — Социалистик Хезмәт Каһарманы. Илсур Шәйхетдинов — Социалистик Хезмәт Каһарманы. Мөхәммәт Мәһдиев — язучы, Тукай премиясе лауреаты (1990). Гариф Ахунов — язучы, Тукай премиясе лауреаты (1973). Фәрваз Миңнуллин — язучы, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1982). Гөлчәчәк Галиева — язучы. Флёра Тарханова — шагыйрә, тәрҗемәче. Сания Әхмәтҗанова — шагыйрә. Риф Хәйретдинов — тарих фәннәре докторы. Сәгыйть Исәнбаев — әдәбият галиме. Самат Шакир — язучы. Хәнәфи Бәдигый — язучы. Равил Галиәхмәтов — РСФСР атказанган укытучысы. Газиз Нәбиуллин — язучы. Фәрит Шәрифуллин — Татарстанның атказанган укытучысы. Флера Саттарова — тарих фәннәре докторы, профессор. Мәрьям Хәсәнова — педагогика фәннәре кандидаты, профессор. Яхъя Халитов — язучы, тәрҗемәче, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре. Кәмәрия Хәмидуллина — Татарстанның атказанган укытучысы. Дания Әхмәтова — педагогика фәннәре докторы, профессор. Роза Садыйкова — икътисад фәннәре докторы, профессор. Илдар Ситдыйков — медицина фәннәре докторы, профессор. Валентин Беркутов — педагогика фәннәре докторы, профессор. Гаптрәүф Нуриев — филология фәннәре докторы, профессор. Лилия Хәмитова — эстрада җырчысы. Раяз Фасихов — эстрада җырчысы.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1936 1939 Миңлегөл Җәләева 1910 КурамьялАрбур вулысыМалмыж өязе укытучы No/unknown value 1947 Мөхәммәт Мәһдиев 1930-12-01 Гөберчәк язучы Muhammad Magdeev 1995-06-14 Фәрваз Миңнуллин 1934-08-05 Арча районы язучы 1956 Илдус Сәгъдиев 1936-12-25 Ямашурминское сельское поселение математика укытучысы Арча педагогика көллияте 1973 1977 Илдар Абдулла улы Шакиров 1958-09-02 Борындык мәктәп директоры Олы Урсак урта мәктәбеМорза (Апас районы)Борындык төп мәктәбеКайбыч районы мәгариф бүлегеКайбыч ягы музее Олег Исаев 1964-01-14 Урта Көшкәт 1996-05-05 Лилия Хәмитова 1970-08-02 Арча җырчы Булат Бәйрәмов 1979-02-20 Иж-Бубый җырчы Татар радиосыМәйдан TV Ирек Миңнеәхмәтев 1980-12-25 Казан эшмәкәр Irek Minnakhmetov 2020-03-13 Илназ Гарипов 1987-11-02 Казан җырчы Мәйдан TV

Искәрмәләр

Сылтамалар

Көллиятнең «Татарстанның электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе

Моны да карагыз Сәләй Вәгыйзов Рәмзия Вәлитова

Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1920 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Педагогика көллиятләре Төркем:Арча районы уку йортлары Төркем:Арча оешмалары Төркем:Каюм Насыйри премиясе лауреатлары