Пәнҗәр вулысы (, ) — Вәтке губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Иске Мәлкән (Уфа губернасының Минзәлә өязе), Исәнбай, Чоганды (Сарапул өязе), Салагыш, Бимә, Мөшәк вулыслары белән чиктәш булган (1890). 24 торак пунктта 12 816 кеше яшәгән. Алабуга өязе бетерелгәннән соң Татарстан АССР составына керә. 1924 елда бетерелә, территориясе Салагыш вулысына кушыла.

Искәрмәләр