Әлфия Газизова, Әлфия Илдус кызы Газизова (Альфия Ильдусовна Газизова; Alfia Ildusovna Gazizova; 1973 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — галимә, педагогика фәннәре докторы (2010), КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты И. А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге чит ил филологиясе һәм мәдәниятара коммуникация югары мәктәбенең чит телләрне укыту теориясе һәм практикасы кафедрасы профессоры (2021 елдан)Ученой Института инженерной экономики и предпринимательства Газизовой Альфие Ильдусовне присвоено звание профессора. kai.ru, 29.03.2021.

Тәрҗемәи хәле 1973 елда Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында туган. Мөслим урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаган. 1991—1995 елларда Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетында «инглиз һәм төрек телләре» белгечлеге алган. 1995 елдан Яр Чаллы шәһәрендә укытучы булып эшли башлаган. ТР Эчке эшләр министрлыгының «Калкан» милиция мәктәбендә (хәзер «Калкан» полиция кадет мәктәбе ГБОУ «Кадетская школа полиции «Калкан») хезмәт куйган. 1998 елдан Казан дәүләт университетының укытучы, доцент, чит телләр кафедрасы мөдире, профессор вазыйфаларын башкарган.

2018 елдан А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты — КАИ чит телләр кафедрасы профессоры Газизова Альфия Ильдусовна Газизова Альфия Ильдусовна. english.kai.ruГазизова Альфия Ильдусовна. e-koncept.ru.

2021 елның 19 мартыннан КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты И. А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге чит ил филологиясе һәм мәдәниятара коммуникация югары мәктәбенең чит телләрне укыту теориясе һәм практикасы кафедрасы профессорыГазизова Альфия Ильдусовна. Казанский (Приволжский) федеральный университет.

2001 елда «Хокук саклау эшчәнлеге өчен профессиональ әһәмияткә ия логик күнекмәләр формалаштыру ысулы буларак контексттан тыш укыту» () темасына педагогика фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклаганДиссертация на тему «Внеконтекстное обучение как способ формирования профессионально значимых логических умений для правоохранительной деятельности».

2010 елда «Төркиянең югары һөнәри мәктәбен үстерү стратегиясе (мәгарифне модернизацияләү проблемаларын тикшерү контекстында)» (С) темасына педагогика фәннәре буенча Төркия югары белем бирү мәктәпләренең үсеш стратегиясенә багышланган докторлык диссертациясен яклаган (фәнни консультант педагогика фәннәре докторы профессор Лилия Измайловна Гурье)Диссертация на тему «Стратегии развития высшей профессиональной школы Турции: в контексте исследования проблем модернизации образования».

Фәнни кызыксынулар өлкәсе Чагыштырма педагогика, халыкара мәгариф, чит телләрне укыту теориясе һәм методикасы, һөнәри белем һәм тәрбия, шулай ук югары белемне модернизацияләү мәсьәләләре (аерым алганда, Төркия мисалында). Чит тел һәм профессиональ юнәлештәге чит тел укыта. Репетиторлык эшчәнлеген алып бара: студентлар, мәктәп укучылары һәм өлкәннәр белән эшли, инглиз һәм төрек телләрен өйрәнүдә — төп белемнән алып имтиханнарга (OGE, USE) әзерләнүгә кадәр ярдәм итәРепетитор по турецкому языку. Gde.ru, 27.04.2026.

160тан артык фәнни хезмәт авторыГазизова Альфия Ильдусовна. cyberleninka.ruAlfia GAZIZOVA. Professor. Research profile. Аның җитәкчелегендә ике фән кандидаты (2012 һәм 2016 елларда) әзерләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы

Искәрмәләр

Әдәбият Газизова Әлфия Илдус кызы / Мөслим — безнең йөрәкләрдә (китапны төзүче Мөҗәһит Әхмәтҗанов). Казан: «Ихлас», 2018. — Б.184. ISBN 978-5-907039-08-7

Сылтамалар Газизова Альфия Ильдусовна. Казанский (Приволжский) федеральный университет

Төркем:Педагогика фәннәре докторлары Төркем:Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан университеты профессорлары Төркем:Казан техник университеты укытучылары