Куык гөмбә () - куык гөмбәчәләр (Lycoperdaceae) семьялыгына керүче гөмбәләр ыругы.

Тасвирлама Җимеш гәүдәләре ябык, йомры, груша формасында, еш кына яхшы билгеләнгән ялган саплы, кечкенәдән алып уртача зурлыкка кадәр. Ялган сапның стериль тукымасы өске өлеше белән тыгыз тоташкан, өске өлештә глеба урнашкан. Экзоперидий чәнечкеле үсентеләр белән капланган, алар вакыт үтү белән коелып төшәргә мөмкин. Споралар өлгергәннән соң, җимеш гәүдәсе өске өлешендә кечкенә тишек белән ачыла.

Аларның авырлыгы 10-15 кг га җитә ала.

Грушасыман куык гөмбә урман кисенделәрендә, черек төпләрдә, кәүсә төпләрендә төркем булып үсә. Йомырка яки грушасыман формада, аска таба ялган сапка тарайган. Тышкы тышчасы юка бөртекле, ак, соры яки коңгырт төстә.

Чын куык гөмбә яфраклы һәм ылыслы урманнарда, чыбык-чабыкта тыгыз төркемнәр булып үсә. Шарсыман формада, кайвакыт җәлпәк, очлаеп килгән ялган саплы. Өске катламы энәләр сыман озын төкчәләр (2 дән 4 мм га кадәр) белән капланган. Яшь гөмбә ак төстә, карты — соры көрән, өстендә коелган төкчәләр урынында челтәрсыман-уемтылы бизәкләр кала. Яшькелт көрән споралы порошоктан йомшагы хасил була. Споралары өске өлештәге тышчаның ертылуы аша «тузан туздыра».

Халык медицинасында споралы порошогы кан туктату чарасы буларак кулланыла. Куык гөмбәләр май ахырыннан көз соңына кадәр үсә.

Яшь гөмбәләр ашарга яраклы.

Таралу 50 гә якын төре билгеле, барлык континентларның диярлек тропик һәм уртача поясларында очрый. Россиянең үзәк өлешендәге урманнарда нигездә җәй ахырында үсә. Спора оны зәйтүн яшеленнән алып төрле көрән төсмерләргә кадәр була. Татарстан территориясендә грушасыман куык гөмбә (L. pyriforme) һәм чын яки төкчәле куык гөмбә (L. perlatum) киң таралган. гадәттә буш туфракта, ә - агач төпләрендә һәм ауган агачларда үсә .

Төрләре Вәкилләр Категория Латин исеме Татарча исеме Lycoperdon echinatum Керпе куык гөмбәсе Lycoperdon perlatum Төкчәле куык гөмбә Lycoperdon pratense Болын куык гөмбәсе Lycoperdon pyriforme Грушасыман куык гөмбә Lycoperdon saccatum Чык куык гөмбә Lycoperdon umbrinum Көрән куык гөмбә - агулы гөмбә, - ашарга яраклы гөмбә, - уртача ашарга яраклы гөмбә

Ризык әзерләүдә Күп кенә төрләре ашарга яраклы һәм тәмле. Кабыгы каты булганлыктан, пешерү алдыннан җимеш гәүдәләрен чистартырга киңәш ителә.

Искәрмәләр

Әдәбият

Грюнерт Г. Грибы : пер. с нем. — М. : Астрель ; АСТ, 2001. — С. 252—255. — (Путеводитель по природе). — ISBN 5-17-006175-7.

Төркем:ITIS булмаган биология буенча мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча гөмбәләр Төркем:Татарстан табигате Төркем:Гөмбәләр