Сарытау өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы () ― Россия Федерациясенең Сарытау өлкәсендә мөселманнарны берләштерүче, рәсми теркәлгән үзәкләштерелгән дини оешма. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенә карый. Сарытау өлкәсенең ~99 мөселман дини берләшмәсен берләштерә.
Тарих
Сарытау өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте 1992 елда Мөкаддәс Бибарсов җитәкчелегендәге «Сарытау мөхтәсибәте» мөселман дини берләшмәсе нигезендә оештырылган. «Сарытау мөхтәсибәте» 1992 елда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге Диния нәзарәтеннән аерылып чыкканМукаддас Бибарсов покинул пост муфтия Саратовской области, его преемником стал магистрант Болгарской исламской академии Расим Кузяхметов. Бизнес-Онлайн, 23.04.2024.
1996 елда дини оешма Россия мөфтиләр шурасы составына кергән, 2020 елдан Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составында эшли, аның барлык программаларында һәм чараларында катнаша.
1917 елга кадәр төбәктә 208 мәчет булган, соңгы совет чорына аларның икесе генә эшләгән ― Сарытауда (1968 елдан) һәм Дергачи районы Илмин авылында.
32 ел эчендә төбәктә 99 мөселман дини берләшмәсе (шуларның 36сы мөселманнарның җирле дини берләшмәсе () статусын йөртә, һәм 63 дини төркем) барлыкка килгән һәм эшләп киләАйгуль Ахмадишина. Смена саратовского муфтия: почему ушел Мукаддас Бибарсов? milliard.tatar, 26.04.2024, 2025 елга Сарытау өлкәсендә 60 тан артык җәмгыять һәм җирле дини оешмалары, 30 дан артык мәчет исәпләнә. Сарытау шәһәрендә 3 мәчет эшли (2 мәчет үзәктә, 1 мәчет шәһәр читендә (Валовая ур., 28 ). Тагын 1 мәчет төзү өчен мөселман татар кешесе бушлай җир кишәрлеге биргән«Чувствуется, что татарская молодежь приходит в мечети». milliard.tatar.
1989 елда беренче мөселман газетасы «Мусульманский вестник» басмасы оештырылган, шул ук вакытта Сарытау дәүләт телерадиокомпаниясенең федераль каналында «Аллаһы әкбәр» тапшыруы эшли башлаган. 2024 елга өлкә телевидениесендә «Ислам мозаикасы» мөселман тапшыруы чыгуын дәвам итә. Мөселман медиалары арасында «Ансар.ру», «НурТВ» интернет-ресурслары проектлары билгеле. «Родник» мөселман хатын-кызлар оешмасы эшли (2008 елда оешмага нигез салынганнан бирле аның җитәкчесе Хадиҗә Али кызы Бибарсова)» Женская мусульманская организация «Родник». dumso.ru.
«Шәех Сәид» мәдрәсәсе, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге, «Нур ТВ» видеопроекты булдырылган. Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте эгидасы астында «Мөслим» Бөтенроссия балалар мөселман лагере эшли. 2012 елдан элеккеге пионер лагере территориясендә мөселман сменалары үткәрелә, һәм лагерь аудиториясенең зур өлешен татар мөселман гаиләләренең балалары тәшкил итә. Бер җәй эчендә ике профильле мөселман һәм ике гадәти смена үткәрелә.
Сарытау Бөтенроссия һәм халыкара масштабтагы мөселман чараларын, мәсәлән, Коръән укучылар конкурслары һәм Коръән һәм тәҗвид фәне темасына конференцияләр үткәрү үзәге булып тора.
Төбәктәге мөселман җәмгыяте күпмилләтле. Җирле мөселман халыклары ― татарлар, казакълар, башкортлар, шулай ук Урта Азия һәм Кавказдан килгән халыклар вәкилләре бар. Җомга намазында вәгазьләр татар авылларында татар телендә, казакъ авылларында казакъ телендә, шәһәрдә, кагыйдә буларак, рус телендә укыла.
Мәчетләр янында балаларга дини белем бирә торган мәктәпләр һәм мәдрәсәләр бар. Процент нисбәтендә шәкертләрнең һәм мәхәллә кешеләренең татарлар өлеше әлегә яртысыннан да кимрәк.
2026 елның 27 июнендә Пенза өлкәсенең борынгы Дәхтәрни авылында узган XVI Бөтенроссия авыл Сабан туенда шулай ук 2026 елда билгеләп үтелә торган Сарытау җәмигъ мәчетенең 190 еллыгына багышланган экспозиция күрсәтелгән О юбилее Саратовской мечети узнали на Всероссийском Сабантуе. Ислам в Поволжье, 2.07.2026.
Сарытау өлкәсе мөфтиләре 1992 елдан 2024 елга кадәр ― Мөкаддәс Бибарсов. 1960 елда Пенза өлкәсенең Дергачи районы Урта Әләзән авылында дин әһелләре гаиләсендә туган. Армиядә хезмәт иткәннән соң, 1981 елда Бохара шәһәрендәге Мир Араб мәдрәсәсен тәмамлаган, 1987 елдан Сарытау мәчете имам-хатыйбы. 2024 елның 23 апрелендә Сарытау Ислам үзәгендә Сарытау өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенең V съезды узган. Төбәкнең җирле дини оешмаларыннан вәкилләр һәм МДН президиумы Сарытау өлкәсе МДН яңа рәисе итеп Рәсим Кузяхметовны сайлаган. Шулай ук делегатлар Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте составына керү фактын теркәгән оешма уставының яңа редакциясен кабул итү өчен тавыш биргәнМуфтием Саратовской области избран выпускник Аль Азхара» Расим Кузяхметов. Совет муфтиев России, 23.04.2024.
Искәрмәләр
Сылтамалар Официальный сайт Саратовской области
Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Сарытау өлкәсендә ислам Төркем:1992 елда нигезләнгән дини оешмалар