Гөлмира Солтангалиева, Гөлмира Сәлимҗан кызы Солтангалиева (, , ; 1959 елның 16 мае, СССР, Казакъстан ССР, Актүбә өлкәсе, Актүбә) ― тарих фәннәре докторы (2003), әл-Фәраби имендәге Казакъ милли университеты профессоры (2007).

Тәрҗемәи хәле 1959 елның 16 маенда Актүбәдә зыялы гаиләдә туган. Әтисе Сәлимҗан Вәис улы Солтангалиев (1927―2008), Алматы юридик институтын тәмамлаган, 57 ел шушы системада эшләгән, район һәм өлкә прокуроры булган. Әтисе ягыннан бабасы хаҗи Вәис хәзрәт Актүбә өлкәсе Алга районында күренекле мулла булган. Әнисе Роза Хөсәен кызы, фармацевт. Әнисе ягыннан бабасы Хөсәен 1937 елда репрессиягә эләккән. Әбисе Алмаш ― Казакъстанда фельдшерлык техникумын тәмамлаган беренче хатын-кыз, гомере буе Актүбәдә бала тудыру йортында эшләгәнДания Заһидуллина. Архивлар алиһәсе. «Казан утлары», 2026 ел, № 7 (1245). ― Б.143-147..

1976 елда (әтисенең эш урыны белән бәйле) Актүбә өлкәсе Новороссия (1993 елдан ХромтауПостановление Президиума Верховного Совета Республики Казахстан от 4 мая 1993 года № 2001 «Об упорядочении транскрибирования на русском языке казахских топонимов, наименовании и переименовании отдельных административно-территориальных единиц Республики Казахстан».) районы Хромтау шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаган.

Алматыда Казакъ дәүләт университетының (1993 елдан әл-Фәраби исемендәге Казакъ милли ) тарих факультетын (1981) һәм аспирантурасын (1987-1990) тәмамлаган.

1990 елның 19 октябрендә «Казакъ халкының Урта Идел һәм Көньяк Урал халыклары белән икътисадый һәм мәдәни багланышлары (XIX – XX гасыр башы)» () темасына тарих фәненнән кандидатлык Султангалиева, Гульмира Салимжановна. Экономические и культурные взаимоотношения казахского народа с народами Среднего Поволжья и Южного Урала : (XIX-началоXX вв.) Диссертация, 2003 елның 28 февралендә «Көнбатыш Казакъстан этномәдәни багланышлар системасында (XVIII-XIX гасырлар)» () темасына докторлык диссертацияләре яклаган (фәнни җитәкчесе тарих фәннәре докторы, профессор Динә Исәбай кызы Дулатова (1931―2004).

Хезмәт юлы 1985 елдан 2009 елга кадәр Актүбә дәүләт университетында (2013 елдан К. Жубанов исемендәге Актүбә төбәк ) эшләгән: Казакъстан тарихы кафедрасы мөдире (1990―1995), тарих факультеты деканы (1996–2004; 2006–2009), фәнни эш һәм халыкара элемтәләр буенча проректор (2004–2006).

2009 елның сентябреннән ― Әл-Фәраби исемендәге Казакъ милли университетының Казакъстан тарихы кафедрасы профессоры, 2016 елның июленнән – Дөнья тарихы, историография һәм чыганаклар белеме кафедрасы мөдире, 2022 елдан ― әлеге вуздагы Үзәк Евразия тарихы һәм мәдәнияте үзәге директоры.

(Мәдисон, АКШ, 3―25.01, 2010, 28.06―15.08, 2012) чакырылган профессор булып эшләгән.

2018 елда Хоккайдо (Саппоро, Япония) Казакъстандагы илчесе (амбассадор) булган. 2020 елдан ― Central Asian Survey халыкара рецензияләнә торган фәнни журналының редакция коллегиясе әгъзасы һәм Үзәк Азияне тикшерүчеләрнең Европа җәмгыяте (ESCAS) идарәсе әгъзасы.

Халыкара грантлар иясе: The Fondation Maison des sciences de LHomme, DEA (Франция, Париж, 2.05―2.06 2019); Мәскәүдә Германия Тарих институты (20.09―20.10.2013); Foreign visiting Fellow at the Slavic research center (Славян тикшеренү үзәге, Хоккайдо университеты, Саппоро, Япония, июль 2007 ― апрель 2008).

Фәнни кызыксынулар өлкәсе Россия империясенең төрки телле халыкларының чик буе территорияләрендәге үзара багланышы проблемалары, социаль тарих, XIX–XX гасыр башында казакъ чиновникларының формалашуыСултангалиева Гульмира Салимжановна. Futureruss.ru.

КР Мәгариф һәм фән министрлыгының фундаменталь тикшеренүләр буенча фәнни проектлар җитәкчесе: «Казакъ даласының социаль оешмасы трансформациясе: стратификация һәм статус динамикасы (XVIII гасырның икенче яртысы – XX гасырның 20 нче еллары)» (2018-2020) ()» (2018–2020); «ХІХ гасырның Казакъ даласы белән идарә итү системасында волостьлар институты – ХХ гасыр башы: Россия хакимияте белән функцияләр, эшчәнлек һәм үзара хезмәттәшлек» ( (2015-2017) һ.б.

180нән артык фәнни хезмәт авторы, 5 монография, 7 документлар җыентыгын әзерләүче, 15 коллектив монографиядә катнашкан соавтор. Алардан халыкара базалардагы Web of Sciencта – 19, SCOPUSта – 13, ВАК (Казакъстанда: ККСОН РК) басмаларында – 40, ерак чит илләрдә 15, якын чит илләрдә 55 мәкалә дөнья күргән.

Кайбер публикацияләре

Кызыклы факт 2010―2012 елларда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында 7 томлык татар тарихы проектының 6 томын әзерләүдә катнаша: «Урта Азия сәясәте һәм татар тәрҗемәчеләре», «Татарлар Казакъстанның административ идарәсендә», «Казакъ халкында җир эшкәртүнең үсешенә татарлар йогынтысы һәм Россия хакимияте сәясәте», «Татар хезмәткәрләренең Казакъстан һәм Урта Азия тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүе» (Вил Галиев белән бергә) дигән материаллар язган.

2023 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында («Чит илләрдә татарларның мәдәни-тарихи мирасы» сериясе) «Казакъ далаларында татар муллалары һәм хат йөртүчеләр: XVIII – XIX йөзнең беренче яртысы» (), «Казакъ далаларында татар тәрҗемәчеләре, тылмачлары (XVIII – XIX гас.)» () монографияләре басылганВладислав Безменов. «Установлению контактов царской администрации с казахским ханами, султанами, старшинами способствовали татарские муллы». Миллиард.татар, 29.07.2024.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1998 ― Казакъстан Республикасының мактаулы мәгариф хезмәткәре 2006 ― Казакъстан Республикасының «Фәнне үстерүдәге казанышлары өчен» 2008 «Лучший преподаватель ВУЗА» обладатель государственного гранта – 2008. zhubanov.edu.kz, 2011 ― «Югары уку йортының иң яхшы укытучысы» дәүләт грантыҚ 18 Қазақстан ғалымдары. Энциклопедиялық анықтамалық. – Алматы: «Қазақ энциклопедиясы», 2013. 2-том. ― 616 бет. ISBN 978-601-7472-16-0. 2020 ― «Еңбек Ері» медалеПрофессор Гүлмира Сәлімжанқызы Сұлтанғалиева «Еңбек Ері» медалімен марапатталды. farabi.university, 21.01.2020

Шәхси тормышы Кызы Гәүһәр, әл-Фәраби исемендәге Казакъ милли университетын тәмамлаган, оныгы Алишә. Кундалини йога белән кызыксына.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Дания Заһидуллина. Архивлар алиһәсе. «Казан утлары», 2026 ел, № 7 (1245). ― Б.143-147. Сылтамалар Профессор-исследователь Султангалиева Гульмира Салимжановна. Сайт профессорско-преподавательского состава Казахского Национального университета им. аль-Фараби Султангалиева Гульмира Салимжановна. Futureruss.ru

Төркем:Әлифба буенча тарихчылар Төркем:XXI гасыр тарихчылары Төркем:Хатын-кыз тарихчылар Төркем:Казакъстан галимнәре Төркем:Казакъ тарихчылары Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Казакъ дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Казакъстан Республикасының мактаулы мәгариф хезмәткәрләре Төркем:Казакъстан фәнен үстерүдәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр