Аталык (гарәп «ата» сүзеннән — ата кеше, тәрбияче-ата) — Алтын Урда һәм аннан соңгы төрки-татар дәүләтләрендә (Казан, Касыйм, Кырым ханлыклары) югары дәрәҗәле түрәнең яки ханның балигъ булмаган баласының тәрбиячесе, остазы һәм киңәшчесе вазыйфасын билгеләүче термин.

Мәгънәсе һәм функцияләре «Аталык» термины (төрки телләрдән — «ата урынында торучы») тәхет варисларын тәрбияләү һәм укыту йөкләнгән тәрбияче яки опекунны аңлаткан. Язма чыганакларда «аталык» сүзе «атабәк» һәм «атабей» төшенчәләренең синонимы буларак кулланыла. Мәсәлән, XVIII гасыр әсәре — Габделгаффар Кырыминың "Үмдәт әл-әхбар"ында: «Атабей, ягъни аталык», — дип күрсәтелгән, ә XX гасыр башы тарихчысы Корбангали Хәлиди дә бу ике терминның тиңдәш булуын билгеләп үткән. Фарсы чыганакларында бу терминның эквиваленты буларак «пәдәр-и бузург» («олы ата») гыйбарәсе кулланыла. XVII—XVIII гасыр рус документларында «аталык» сүзе «дядька» яки «мамич» дип тәрҗемә ителгән, бу аның тәрбиячелек ролен ассызыклаган

Тикшеренүчеләр фикеренчә, аталыкларның функцияләренә варисларны тәрбияләү, остазлык итү, дипломатик эшчәнлек һәм аерым хәрби бүлекчәләр белән җитәкчелек итү кергән. Көнчыгыш белгече Олег Фёдорович  АкимушкинКыргызстан галиме: филолог, тарихчы, этнограф, иранист һәм Көнчыгышны өйрәнүче язганча, аталык балигъ булмаган яки тәҗрибәсез солтаннар вакытында Көнбатыш Европа дәүләтләрендәге регентка якын опекун ролен үтәгән, ә хан балигъ булгач — киңәшче һәм ышанычлы кешегә әйләнгән. Тикшеренүчеләр Ю. Брегель, Анке фон Кюгельген һәм башкалар төрки-монгол дәүләтләрендә аталыкның тәрбияче, киңәшче һәм гаскәр башлыгы функцияләрен берләштерүен билгеләп үткәннәр.

Аталык берьюлы берничә функция башкарган: Сәяси регент: ханның балигъ булуына кадәр ил белән идарә итүче фактик башлык; Хәрби җитәкче: солтанның шәхси гаскәри отрядына (кошунына) командалык итүче; Дипломат: чит илләр һәм күрше олыслар белән сөйләшүләр алып баручы; Тәрбияче: вариска дала хокукларын (төре), сугыш сәнгатен, ук атуны һәм идарә итү нигезләрен өйрәтүче.

Тарих Аталык урта гасыр мөселман дөньясында — Алтын Урда, Монголстан, Казан, Кырым, Бохара һәм Хивәдә киң таралган булган. Җучи дәүләтчелегенең варисы буларак, Казах ханлыгы да бу институтны мирас итеп алган. Казах аталыклары турында иң иртә искә алу шибанидлар чыганагы «Тәварих-и гүзидә-йи нусрат-намә» дә очрый, анда Касыйм солтанның «гадәт буенча Мәхмүд солтанны үзенең аталыгы дип атавы» хәбәр ителә. Ләкин бу хәбәрнең мәгънәсе ачык түгел

XVI—XVII гасырлардагы соңрак язылган фарсы хроникаларында («Галәм-ара-йи Сәфәви», «Тарих-и җаһан-ара» һәм башкалар) Касыйм хан һәм аның улы Әбелхәер сараенда хезмәт иткән казах аталыклары — Байрам-аталык (Мәйрам) һәм Алып-аталык телгә алына. Байрам-аталык хан сараенда күренекле урын биләгән, гаскәрнең сул канатын җитәкләгән һәм дипломатик миссияләрдә катнашкан.

XVII—XVIII гасырларда аталык институты үз эшчәнлеген дәвам иткән. Казах-рус дипломатик документларында ышанычлы затларның исемнәре искә алына: Бака Аталыков (Тәүкә ханның 1691 елда Пётр I янына җибәргән илчесе), Арыстан-батыр Аталык (Каип ханның 1718 елгы илчесе), Байбәк-батыр Аталык (Айшуак солтанның аталыгы, 1736 ел) һәм шомекей нәселеннән Мәмәт-аталык. Шулай ук Тәүкә хан замандашы, дипломатик йомышлар үтәгән Баркы-аталык (Барку-батыр) та билгеле

Касыйм ханлыгында Башка төрки-монгол дәүләтләрендәге кебек үк, Касыйм ханлыгында да аталыкның төп вазифасы тәхет варисларын тәрбияләү булган, әмма ул җирле үзенчәлекләр ала. Вельяминов-Зернов тикшергән Шаһгали, Саин Булат хан, Уразмөхәммәт хан кебек солтаннар Мәскәү кенәзлеге йогынтысына эләгәләр. Аларның рус җирендә яшәве аталык тәрбиясе (институты) эчтәлеген үзгәртә: биредә аталык ролен еш кына рус боярлары яки югары дәрәҗәле татар мирзалары үти. Алар вариска рус теле, православие мәдәнияте һәм Мәскәү сараеның гадәт-йолаларын өйрәтеп, шул ук вакытта аның нәсел тамырларын сакларга омтылганнар. Вельяминов-Зернов китергән эпиграфик материал (Касыйм зиратындагы XVI—XVII йөз кабер ташлары) бу ике традиция синтезын раслый: гарәп-фарсы телендәге Коръән аятьләре янәшәсендә ханның рус хезмәтендәге статусы чагылаВельяминов-Зернов В. В. Исследование о касимовских царях и царевичах. — Ч. I—IV. — СПб.: Типография Императорской Академии наук, 1863—1867.

Алтын Урдала Г. А. Фёдоров-Давыдовның «Золотая Орда и монгольский Восток» (М., 1973) хезмәте контекстында караганда, аталык институты Джучи ОлысыныңДжучи Улусы (шулай ук Олуг Улус «Бөек дәүләт» дигән вариант та очрый) — үзәк Евразиядә урта гасыр дәүләте, ул XIII гасырда Чыңгыз ханның олы улы Джучи нигез салган иҗтимагый-сәяси структурасы нигезе булып торган. Күчмәләр империясендәИртә урта гасыр тарихчылары бу дәүләтләрне хакимнәренең титулы буенча «ханлыклар» дип атарга мөмкиннәр ханның физик иминлеге һәм аксөяк токымнарның тугрылыгы — дәүләт тотрыклылыгының төп шарты саналган. Шуңа күрә варисны яклау шәхси бурыч кына түгел, ә бөтен ыруг һәм олыс иминлеге мәсьәләсе булган. Аталык нәкъ менә шуның гаранты итеп билгеләнгән; ул варисның агай-энеләре яки башка дәгъвачылар тарафыннан үтерелүенә юл куярга тиеш булмаган. Тарихта (мәсәлән, XIV йөз ахырында Туктамыш хан һәм аның дошманнары арасындагы көрәштә) варисларның һәлакәтендә еш кына аларның аталыклары гаепләнгән, чөнки бу вазифаны намуссыз үтәү дәүләткә хыянәт белән тиңләнгән.

Аталык сайлау Аталык-вазыйфасы нәселдән килми, ләкин ул хан нәселеннән булган затка (солтан, углан, мирза) бирелгән. Аталык сайлау — ханның үзенең яки аның әтисенең иң зур ышанычы объекты. Вазыйфа биләүченең абруе шулкадәр югары булган, кайбер очракларда ул ханның үзеннән дә өстенрәк йогынтыга ия булган, бу исә сарай түнтәрелешләренә китергән. XVI—XVII йөзләрдә, Алтын Урда таркалгач та, Казан һәм Касыйм ханлыкларында бу титул әле кулланылышта булган, әмма аның эчтәлеге әкренләп формаль-рәсми характер ала башлаган, тәрбия аспектлары һаман да актуальлеген саклаган.

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В. В. Исследования о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863. Ч. 1.; 1864. Ч. 2. Фёдоров-Давыдов Г. А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Этнология Төркем:Гаилә Төркем:Казан ханлыгы Төркем:Касыйм ханлыгы Төркем:Кырым ханлыгы Төркем:Алтын Урда