«Үч алучылар: Чиксезлек сугышы» () — Marvel Comics нәшриятенең Үч алучылар дигән супербатырлар төркеме маҗаралары турындагы комикслары нигезендә төшерелгән 2018 елның Әнтони һәм Җо Руссо режиссөрларының нәфис фильмы. Бу фильм 2012 елдагы Үч алучылар һәм 2015 елдагы Үч алучылар: Альтрон дәвере фильмнарының сиквелы. Шулай ук унтугызынчы фильм булып Marvel кинематографик галәменә керә.

«Капитан Америка: Ватандашлар сугышы» фильмындагы вакыйгалар вакытында Үч алучылар таркалганнан соң ике ел үткәч, Танос, үзенең бишбармакчасы өчен Чиксезлек ташларын табу максаты белән, Җиргә килә. Бишбармакчасына Чиксезлек ташларын кушса, ул үзенең теләге буенча чынбарлыкны үзгәртә алачак. Чиктән тыш дуамал титанны, аның җимерү һөҗүме ярты галәмгә чик куйганчы, туктатыр өчен Үч алучылар көч куюларын Галактиканың сакчылары белән берләштерергә тиешләр.

Фильмны 2014 елның октәбрендә «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы — 1-нче бүлек» исеме астыннан анонслаганнар иде. 2015 елның апрелендә Руссо кардәшләр режиссөр урынында булып чыктылар, майда Маркус һәм МакФили дуэты сценарий өстеннән эшләр өчен чакырылдылар. 2016 елның июлендә Marvel ширкәте фильмның исемен «Үч алучылар: Чиксезлек сугышы»-на кадәр кыскартты. Төшерүләр Атлантада Pinewood студиясендә гыйнварда башландылар һәм 2017 елның июлендә тәмамландылар. Өстәмә төшерүләр Шотландиядә, Англиядә, Атланта үзәгендә һәм Нью-Йоркта уздылар.

Премьера күрсәтүе 2018 елның 23 апрелендә Лос-Анҗелестә узды. Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары-да тәгәрәтүгә фильм 2018 елның 27 апрелендә чыкты, Россиядә — 3 майда 2D, 3D һәм IMAX форматларында. «Үч алучылар 4» фильмының чыгуы 2019 елның 2 маена билгеләнде.

Актерлары

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Кристофер Маркус һәм Стивен МакФили сценарийлары буенча фильмнар Төркем:2018 елның фильмнары Төркем:Инглиз телендәге фильмнар Төркем:Фәнни-фантастик сугыш фильмнары Төркем:Marvel кинематографик галәме фильмнары Төркем:Үч алучылар турындагы фильмнар Төркем:Һалк турындагы фильмнар Төркем:Тимер кеше турындагы фильмнар Төркем:Капитан Америка турындагы фильмнар Төркем:Тор (Marvel Comics) турындагы фильмнар Төркем:Үрмәкүч-кеше турындагы фильмнар Төркем:Дyктыp Стрәнҗ турындагы фильмнар Төркем:Галактиканың сакчылары турындагы фильмнар Төркем:2018 елның фантастик фильмнары Төркем:2018 елның Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары фильмнары Төркем:Әнтони һәм Җо Руссо фильмнары Төркем:IMAX фильмнары Төркем:Триквел фильмнар Төркем:Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары-ның 3D фильмнары Төркем:Дисней фильмнары Төркем:Нью-Йоркта төшерелгән фильмнар