Сергей Бахрушин (, — , ) — тарихчы, тарих фәннәре докторы (1942), СССР ФА академиге (1939), РСФСР педагогика фәннәре академиясе академиге (1945), ҮзССРның атказанган фән эшлеклесе (1945). 1909 елдан Мәскәү университетында, приват-доцент (1909), профессор (1927); бер үк вакытта СССР ФА Тарих институтында, 19 нчы гасырга кадәрге СССР тарихы секторы мөдире (1940-1950). Хезмәтләре Русиянең Себер халыкларын колонизацияләү тарихына һәм тарихи географиягә карый.Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В Искәрмәләр
Źródło i licencja
Na podstawie: Wikipedia — Сергей Бахрушин · historia autorów.
Tekst: CC BY-SA 4.0.
Informacja o opracowaniu
Usunięto składnię wiki i szablony; dłuższe teksty skrócono.