Камышлы () — РФ Самар өлкәсендәге авыл, Камышлы районының һәм Камышлы авыл җирлегенең административ үзәге (1939-1963 елларда, 1991 елның мартыннан). Райондагы 13 татар авылының иң зурысы (5 400 кеше, 2017).
Урнашуы Өлкә үзәге Самар шәһәреннән төньяк-көнчыгышка 190 км ераклыкта, Идел кушылдыгы Сок елгасы буенда урнашкан. Келәүле тимер юл станциясеннән 25 км, М5 «Урал» трассасыннан 6 км ераклыкта.
Тарих
Кайбер мәгълүматлар буеча, авылга 1580 елда Бөгелмә төбәгеннән күченеп килгән татарлар нигез салган. Авыл атамасы һидронимнан — янәшәдән агучы Камышлы елгасы атамасыннан ясалган. Камышлы районы гербында ике камыш арасында алтын яллы һәм койрыклы, алтын тояклы кара төстәге ат рәсеме ясалган.
1929 елдан — ССРБ БҮБК () карары белән Самар өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Сок елгасының югары агымында һәм аның кушылдыклары үзәнендә татарлар күпләп яшәгән авыл җирлекләреннән барлыкка китерелгән Байтуган милли (татар) районы составында.
1939-1963 елларда — Камышлы районы үзәге. Байтуган районы атамасы, район үзәге күчерелү сәбәпле, Камышлы районы итеп үзгәртелгән.
1963 елдан — Похвистнево районы составындагы авыл. Камышлы районы бетерелеп, җирләре Похвистнево районына бирелгән.
1965 елның 20 гыйнварыннан — Самар өлкәсе халык депутататлары шурасы башкарма комитеты карары белән Похвистнево районыннан аерып чыгарып, янәдән оештырылган Келәүле районы авылы.
1991 елның 4 мартыннан — РФ Югары шурасы президиумы указы нигезендә Келәүле районыннан аерып, халык соравы буенча янәдән торгызылган Камышлы районы үзәге.
Халкы Район үзәге Камышлы авылында район халкының яртысы – 5 400 кеше яши. Шуның 80 проценттан артыгы татарлар, калганнары – рус, мукшы, яһүд, алманнар. Халык саны, кеше 1959 2002 2010 20174298482648425400
Сәнәгать Сәнәгать тармагында асфальт-бетон заводы, Камышлы промкомбинаты һәм Камышлы сөт заводы урын алган. Ике транспорт хуҗалыгы бар: «Автотранспорт ширкәте» һәм «Камышлы Агропромтранс».
Мәгариф Авылда һөнәри белем бирү училищесы, урта мәктәп, балалар бакчасы эшли.
1941 елның сентябрендә Камышлыга Сембердән Сембер татар педагогия училищесы күчерелеп, эшен дәвам итә. 1956 елда Богырыслан педагогика укхунәсенә күчереләРезеда Садыкова. Ульяновское-Камышлинское татарское педагогическое училище. «Самар татарлары», 23.04.2014Минзакир Нуртдинов. Система национального образования Самарской области: в поисках утерянного. «Азан», 1997 ел, № 2 — «Самар татарлары», 20.08.2014.
Мәдәният
Авылда татар халык театры, «Ак каен» фольклор ансамбле, «Нур» телекомпаниясе эшли. Район газетасы «Камышлы хәбәрләре» («Камышлинские известия») чыгарыла. Авылда урнашкан район мәдәният йорты Әнвәр Давыдов исемен йөртә.
1984 елда авыл янында табылган 1 540 г авырлыктагы метеоритка «Камышлы» атамасы бирелгән.
2019 елның 29 июнендә Камышлыда 10нчы Бөтенроссия авыл Сабантуе узды В Самарской области прошел Х Всероссийский сельский Сабантуй . Правительство Самарской области.
2019 елның 29 июнендә Камышлы авылы үзәк мәйданында татар язучысы Әнвәр Давыдовка һәйкәл ачылды В Самарской области установили памятник известному татарскому поэту Энверу Давыдову . Правительство Самарской области.
Шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1919-03-21 Әнвәр Давытов шагыйрьтәрҗемәчежурналист 1968-06-23 Казан
Әнвәр Давыдов (1919-1968), татар язучысы, журналист, тәрҗемәче. Эдуард Латыйпов (1994), биатлончы. Моны да карагыз Камышлы татар педагогия училищесы Искәрмәләр
Сылтамалар Камышлы муниципаль районы рәсми сайты Самар татарларының рәсми сайты
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:1580 елда нигезләнгән торак пунктлар Төркем:Самар өлкәсе торак пунктлары Төркем:Камышлы районы Төркем:Камышлы районы торак пунктлары