Медельин () — Колумбиянең Антьокия департаментында урнашкан шәһәр.

Географиясе Шәһәр илнең төньяк-көнбатыш өлешендә, Андларның төньяк өлешендә урнашкан. Климаты субтропик; елның уртача температурасы 22,4 °C, уртача еллык явым-төшемнәр саны якынча 1550 мм.

Тарих 1616 елда нигезләнгән. Халык

Икътисад Кара металлургия, химия, текстил, азык-төлек сәнәгатьләре предприятияләре бар. Шәһәрдә илнең тулаем эчке продуктына кертеме 5,5% булган Колумбиянең иң зур финанс-сәнәгать ширкәтенең (Grupo Empresarial Antioqueño) штаб-фатиры урнаша.

Медельин — мөһим транспорт төене; шәһәр аша Панамерика шоссесы үтә, халыкара һава аланы (Панама, Маями, Лима, Мехико, Кито, Мадрид, Нью-Йорк, Сан-Сальвадор, Форт-Лодердейл, Каракас, Пунта-Кана, Виллемстад һ.б. шәһәрләргә рейслар йөри) бар.

Искәрмәләр

Рәсми сайт

Төркем:Колумбия шәһәрләре