Баксей Чамкронг () ул Камбоджада Сием Реапта Ангкор комплексында урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул Ходай Шивага багышланган һәм анда аның алтын поты бар. Гыйбадәтханәне Ангкор Тһомга көньяк капкага кергәндә сул якта күренергә мөмкин. Ул Ясоварман I-га аның улы Патша Харшаварман I тарафыннан багышланган булган.Higham, C., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, Гыйбадәтханә Раджендраварман II (944-968) тарафыннан тәмамланган булган.
Атамасы Баксей Чамкронгын атамасының мәгънәсе "Канатлары астында качырта торган кош" һәм ул риваятьтән килә. Ул риваятьтә патша Ангкор камалышта булганда чыкмакчы булган һәм гаять зур кош чыгып аны канатлары астында саклап калган.
Тасвирлама Бу гыйбадәтханә кирпеч һәм латерит кебек озак чыдый торган материал һәм комташ бизәлешле беренче гыйбадәтханәләрнең берсе булып тора. Башта көнчыгыш якта таш гопура белән пирамида белән уратылган кирпеч корылма хәзер бөтенләй юк диярлек хәлдә. Гыйбадәтханәнең стуккосының күбесе беткән. Төп комташ тоташтыргычлар өч башлы филе Айраватада торучы матур Индра кисеп ясалган сурәте белән бизәлгән. Һәйкәлнең стилен дәвам итеп Индраның һәр ягыннан гирляндалар эманацияли. Ишек юлының һәр ягында язма бар, анда тәфсилләп һәм дан белән Джаяварман II-дән башлап иртә Кхмер патшалары турында сөйләнә, шулай ук иртәрәк риваять патшалар турында да сөйләнә, дәүләтнең бабасы Камбуны да кертеп.Ancient Angkor guide book by Michael Freeman and Claude Jacques, p.72, published in 2003.
Пирамиданың үлчәмнәре нигезендә 27 метр һәм өстендә 15 метр һәм тулаем биеклеге 13 метр. Төп нокталарда өскә дүрт баскыч алып бара. Комташ нигездә сигез метр квадрат кирпеч изге манара бар, ул көнчыгышта ачык һәм башка якларында гади сукыр ишекләре бар.
Галерея
Шулай ук карарга мөмкин Пхном Бахенг Прасат Бей Тһма Бэй Каек
Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр