Рамил Минһаҗев, Рамил Хәернас улы Минһаҗев (Рамиль Хаернасович Мингазов; 1960 елның 30 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) ― галим, педагогика фәннәре докторы (2001), профессор (2003), 2011 елдан КФУның физика һәм информатика укыту буенча теория һәм методика кафедрасы мөдире. ТР һәм РФ Журналистлар берлекләре әгъзасы (2002 елдан).
Тәрҗемәи хәле 1960 елның 30 гыйнварында Мингазов Рамиль Хаернасович. Татарская энциклопедия TATARICA Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында туган. Мөслим урта мәктәбен, Казан дәүләт педагогика институтының (2011 елдан башлап Казан (Идел буе) федераль университетының бер өлеше) физика-математика факультетын тәмамлаган (1981). Соңрак, 2001―2005 елларда, Казан дәүләт университетының юридик факультетында «юрист» белгечлегенә икенче югары белем алган (аерым билгеле дипломга тәмамлаган). 1981 елдан Түбән Табын, Метрәй, Усы авыл мәктәпләрендә, район үзәгендәге профтехучилищеда физика һәм матеаматика фәннәреннән укыткан. 1987―1990 елларда СССР АПН профтехпедагогика фәнни-тикшеренү институтында (Казан) аспирантура узган. 1990 елдан Казан дәүләт педагогика институтының (КДПИ) гомуми физика, 1994 елдан физика укыту методикасы кафедраларында эшләгән. 2002―2005 елларда ― КДПИның педагогика кафедрасы мөдире, 2005―2006 елларда ― укыту-тәрбия эшләре буенча проректор. 2006 елдан 2016 елга кадәр КФУның Физика институтында физика һәм информатиканы укыту теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире. 2021 елның сентябреннән КФУда гомуми физика кафедрасында тышкы совместитель статусында эшлиМингазов Рамиль Хаернасович. Казанский (Приволжский) федеральный университет.
1991 елда «Танып-белү уеннарын эшләүгә һәм оештыруга эшчәнлек ягыннан якын килү» () темасына педагогика фәннәре кандидаты, 2001 елда «Урта Идел буенда һәм Урал буенда татар һәм рус халыкларының табигый-фәнни белемнәрен үстерү» () темасына педагогика фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәләр алу өчен диссертацияләр яклаганРазвитие естественнонаучного образования татарского и русского народов в Среднем Поволжье и Приуралье. НЭБ.
Гыйльми кызыксынулары өлкәсе 220 дән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәтләр, шул исәптән егермедән артык уку әсбаплары һәм монографияләр авторы. Хезмәтләре физика укыту методикасы һәм укытуда техник чаралар куллану, татар халкының педагогика тарихы мәсьәләләренә карый. Әһәмиятле хезмәтләре «Активизация познавательной деятельности на уроках физики» (1993, автордаш); «Игровой метод в обучении физике» (1997); «Становление и развитие системы естественно-научного образования в татарской национальной педагогике» (2001); «Развитие естествознания булгаро-татар в Поволжском регионе (Х — начало XX вв.)» (2001); «Развитие естественно-научного образования народов в Среднем Поволжье (Х — начало XX вв.)» (монография в двух книгах, 2001); Минтимер Шәймиев: социаль-психологик портрет (2012, автордаш)Минтимер Шәймиев: социаль-психологик портрет (2012). НЭБ; «Словарь наиболее важных и часто используемых старотатарских терминов в историко-дидактических изысканиях» (2003).
Искәрмәләр
Әдәбият Рамил Хәернас улы Минһаҗев / Мөслим — безнең йөрәкләрдә (китапны төзүче Мөҗәһит Әхмәтҗанов). Казан: «Ихлас», 2018. — Б.183. ISBN 978-5-907039-08-7 Сылтамалар Мингазов Рамиль Хаернасович. Казанский (Приволжский) федеральный университет Мингазов Рамиль Хаернасович. Татарская энциклопедия TATARICA
Төркем:Педагогика фәннәре докторлары Төркем:Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты укытучылары Төркем:Казан университеты профессорлары Төркем:Татарстан журналистлары